Татарстанның 3 мәктәбе Россиякүләм экобәйгедә җиңү яулады
Ил яңалыклары

Татарстанның 3 мәктәбе Россиякүләм экобәйгедә җиңү яулады

Экокласс.рф проекты «Минем яшел мәктәбем» экопроектлар бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан итте.

Бәйгедә Россиянең 83 төбәгеннән 500 мәктәп катнашты. 55 уку йорты финалга чыкты. Татарстаннан 3 мәктәп командасы иң яхшы авторлар исемлегенә керде, ике команда – иң яхшы унлыкта. Болар – Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбе, Балтач районы Түнтәр мәктәбе һәм Балтач мәктәбе.

Бәйге яшь буынны экологик проблемаларны чишүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев