Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда XXI «Созвездие-Йолдызлык» телевизион фестиваленең зона этаплары башланды

 Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Фестивальнең зона этаплары республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында үткәрелә башлый.

26 - 28 февраль көннәрендә «Созвездие-Йолдызлык»ның финалына чыгу өчен ярыш Баулыда үтәчәк. Бирегә Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы районнарыннан талантлы яшьләр җыелачак. Аларның саны 1 меңгә якын булыр дип көтелә.

Жюрине Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкли. Анда быел бию буенча Европа һәм дөнья чемпионы Арсен Агамалян, Мәскәү дәүләт культура институтының халык биюләре кафедрасы җитәкчесе Евгений Кузнецов өстәлгән. Мәртәбәле жюри әгъзалары катнашучыларны бәяләп кенә калмыйча, алар өчен мастер-класслар да бирәчәк.

Конкурсантлар түбәндәге номинацияләр буенча көч сынашачак: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип».

Барлык мероприятиеләр дә санитар нормалар буенча уздырылачак.

Зона этаплары:  2-3 мартта – Зәйдә; 6-7 мартта Актанышта; 9-10 мартта Чаллыда; 13-14 мартта –Чирмешәндә; 16-18 мартта Биектау районы Шәпше авылында; 20-21 мартта – Балык Бистәсендә; 24-25 мартта – Апаста; 27-28 мартта Яшел Үзәндә.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы  Казанда 17-21 апрель көннәрендә үтә. Гала-концерт 22 апрельдә була. Гран-при иясенең исеме 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында игълан ителәчәк.

Республикада «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турлары башланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев