Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Быел Татарстанда олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны 26 кешегә арткан

Казанда Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм аларның педагогларын хөрмәтләделәр.

Чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, узган ел белән чагыштырганда җиңүчеләр һәм призерлар саны 26 кешегә арткан.

«Татарстан һәрвакыт казанышларга ия, югары нәтиҗәләргә ирешә. Быел бездә 237 укучы бөтенроссия олимпиадасында җиңүче һәм призер булды. Алар безнең республиканы федераль дәрәҗәдә таныттылар. Бу – безнең мәктәп укучылары, укытучылар, идарәчеләр һәм гомумән республика хезмәте. Һәм бүген без ел саен җиңүчеләрне әзерләүче укытучыларга рәхмәт әйтергә телибез», - дип белдерде Мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән кала өченче урынны һәм укучылар чыгышы сыйфаты буенча икенче урынны саклап калган.

«Сез – безнең республиканың алтын фонды. Мондый биеклеккә һәркем дә күтәрелә алмый. Үзегезнең интеллектуаль хезмәтегез белән Сез бөтен Россиягә нәрсә сәләтле икәнлегегезне күрсәттегез. Сезнең өчен барлык юллар да ачык, һәм сезнең җиңүләр алда әле», - диде ул олимпиадада катнашучыларга.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган бүләкләү тантанасына мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, «Олимпка юл» олимпиадаларында, шулай ук «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» кадет учреждениеләре укучыларының республика олимпиадасы җиңүчеләре катнашты. Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән 300 дән артык педагог та бар иде.

Бу уку елында Казан тарих, тормыш иминлеге нигезләре, дөнья мәдәнияте, технологияләре буенча дүрт бөтенроссия олимпиадасын, шулай ук рус теле буенча Халыкара олимпиаданы уздыру урынына әйләнде.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2101676.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев