Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале узачак

Фестивальдә катнашу өчен татар телендә анимацион мультфильмнар кабул ителә.

Бу хакта «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия утырышында хәбәр итте.

«Без республикакүләм балалар кинофестивале игълан итәбез. Аны депутат Рамил Төхвәтуллин тәкъдим итте. Кинофестиваль анимацион фильмнар ясау аша балаларны һәм яшүсмерләрне рухи, интеллектуаль яктан баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән», - дип сөйләде Миләүшә ханым.

Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, Татарстанның кайбер районнарында бу юнәлештә эш алып барыла, әмма мондый фестиваль республикада әле үткәрелмәгән.

«Фестивальнең өч этабы планлаштырыла. Сайлап алу турлары 2020 елның 1нче ноябреннән 2021 елның 30нчы гыйнварына кадәр узачак. Өч зонада зональ этап уза, ә аннары ярымфинал булачак. „Мир“ кинотеатры мәйданчыгында, Балтач, Арча, Аксубай, Питрәчтә балалар нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтәчәк. Өченче этап - финал - 26нчы апрельдә Казанда узачак», - дип билгеләп үтте «Татаркино»директоры.

Җиңүчеләрне билгеләячәк жюри составына сценаристлар, режиссерлар, операторлар, кинотәнкыйтьчеләр һәм башка белгечләр керәчәк.

Беренче урын өчен — 100 мең сум, икенче урын өчен — 70 мең сум һәм өченче урын өчен 50 мең сум күләмендә премия каралган. Фестивальгә катнашучы әсәрләр өч номинациягә бүленә: беренчесе — анимация, икенчесе — компьютер уеннары, өченчесе — төрле жанрдагы кыска метражлы кинолар. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин «Милли мультfest» фестиваленең төп шарты миллилек икәнен ассызыклады. Бу хакта ул фестиваль шартларына багышлап «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә әйтте.

Балалар тарафыннан төшерелгән анимацион һәм кыска метражлы фильмнар бәйгесе игълан итүче «Милли мультfest» балалар кинофестивале бары тик татар телле фильмнарны гына кабул итәчәк.

«Фильмны теләсә кайсы милләт кешесе төшерә ала. Әмма ул татар телендә булырга тиеш», — диде фестивальнең идея авторы һәм жюри рәисе Рамил Төхфәтуллин.

«Миңа тел мәсьәләсендә сораулар килә башлады. Ләкин анимация шундый әйбер, теләсә нинди телдә төшерелгән видеога татарча тавыш яздырырга мөмкин», — дип киңәш итте Миләүшә Айтуганова.

Бу мәсьәләдә Рамил Төхфәтуллинның катгый фикере бар — ул конкурска катнашкан әсәрнең милли рухлы булырга тиешлегенә басым ясады.

«Без тәрҗемә әсәрләрен күреп торабыз. Алар милли рухлы түгел. Рухият ягын да карыйк», — диде ул.

«Фестиваль вазгыятькә туры килә: 2021 ел — Туган телләр елы, дип игълан ителде. Бәлки бу фестиваль телләр елының матур бер вакыйгасы булыр», — дип сүзгә кушылды Оештыру комитеты рәисе, «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

«Милли мультfest» балалар кинофестиваленең оештыру комитеты 1нче ноябрьдән 30нчы гыйнварга кадәр гаризалар кабул итә.

Чыганак http://tatar-congress.org/ https://tatar-inform.tatar/сайтлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев