Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Мәдәни яз» акциясе кысаларында бушлай концертлар һәм күргәзмәләре узачак

«Мәдәни яз» акциясе Татарстанда 10нчы марттан 25нче мартка кадәр дәвам итә һәм бөтен республика мәдәният оешмаларына кагыла.

Вакыйгалар онлайн-һәм офлайн-форматта узачак. Күпчелек чаралар бушлай була. Акция программасында – спектакльләр, экскурсияләр, концерт программалары, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар.

Аның кысаларында ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрының «Театр&Музыка» концерты, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күргәзмә, филармония джаз-оркестры концерты, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тарих белән бергә» исемле иммерсив экскурсия һәм башкалар булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев