Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Язгы игелек атнасы» башланды

18 апрельдән 1 майга кадәр Татарстанда «Язгы игелек атнасы» уза.

 

Республика халкын «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Другое дело» онлайн-платформасында игелекле эшләр марафонына кушылырга чакыралар.

ВКонтакте сервисында биш кешелек командалар белән үтәү өчен биремнәр әзерләнгән. Һәрбер эшләнгән бирем өчен катнашучылар файдалы бонусларга алыштырыла торган баллар алачак. Алар арасында онлайн-сервисларга ташламалар, кинога һәм экскурсияләргә билетлар, техника, эре компанияләрдә һәм телевидениедә стажировкалар бар.

Марафонга Татарстан Республикасының волонтерлар хәрәкәтен популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр кертелә. Катнашучылар өчен барлыгы 14 бирем әзерләнгән:

- Узнавай новое
- Об экологии друг другу
- Семейный субботник
- Улыбка Гагарина
- Литературное наследие
- Герои нашего времени
- Родной край
- Творчество добра
- Музыкальная пауза
- Спорт - залог здоровья!
- Ученье — свет
- Письмо солдату
- Пушистый день
- Культура Татарстана

Акциядә катнашу өчен марафонга сылтама буенча керергә кирәк.

«Другое Дело» ВКонтакте мини-кушымтасында балл-рейтинг системасына таянып, җиңүчеләр ачыкланачак һәм бүләкләнәчәк.

Акцияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы волонтерлар мәгълүмати-ресурс үзәге оештыра. Акцияне уздыруда Татарстан Республикасының волонтерлар хәрәкәтләре катнашачак.

2024 елда акция Росмолодежь.Грантлар ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Волонтерлык эшчәнлеге һәм яшьләрнең үз максатларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча инициативаланган «Мәгариф» милли проектының максатларына туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев