Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Бәллүр каләм» бәйгесе башланды

«Бәллүр каләм» - журналистика өлкәсендәге уңышлар өчен бирелә торган премия.

Татарстанда «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» XXIII республика конкурс-премиясенә гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә премиянең оештыру комитеты.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  • «Эшкә тугрылык өчен»,
  • «Елның иң яхшы редакциясе»,
  • «Елның иң яхшы журналисты»,
  • «Объектив аша караш»,
  • «Туган тел».

Быелгы махсус проектлар –

  • «Россия Федерациясендә театр елы»,
  • «Бөтенроссия халык санын алу 2020»,
  • «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы»,
  • «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы»,
  • «Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы»,
  • «WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты».

Конкурска эшләр 2020 елның 13нче апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420080, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 179.

Мәгълүмат (843) 555-85-11, 555-76-03 телефоннары аша.

Оештыручылар - Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге.

Узган ел «Бәллүр каләм» кә 1,5 меңнән артык конкурс эше килгән, 13 җиңүче сайланган, бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы 2000, 2002, 2014 елларда «Бәллүр каләм»гә ия булды.

"Көмеш кыңгырау" газетасының тарихын беләсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев