Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры узачак

Турнирда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Гаризалар 15нче июльгә кадәр кабул ителә.

Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры узачак. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган турнир 2022нче елның 22-24нче июлендә Алабуга шәһәрчегендә X гасырның борынгы Болгар мәчете янындагы мәйданда үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Шәһәр кунаклары табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмыйча, борынгы мохиткә чумып, палатка шәһәрчегендә дә яши алачак.

Хәзерге вакытта турнирда катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Башкортостан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Казанда яшәүче укчылардан 42 гариза килгән.

Туган батыр – татар каһарманы образы, ул үз эченә кешелек кыйммәтләрен, халык мирасын ала һәм аны дөньяга таныта. Моннан 14нче гасыр элек үк Пәйгамбәр ﷺ болай дигән: «Уктан ату – иң яхшы күңел ачуларның берсе» (әт-Табарани).

Турнир халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалау һәм өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; җәядән атуны популярлаштыру; Татарстан Республикасында вакыйгалар туризмын үстерү; Татарстан Республикасы һәм Россия күләмендәге ярышларда Россия Федерациясен тәкъдим итә алучы югары квалификацияле җәядән атучыларны ачыклау, әзерләү һәм камилләштерү максатларында үткәрелә.

Турнирда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Уктан атучылар халык тарихи костюмнарыннан булырга, үзенең угы, җәясе һәм ук салу җайланмасына ия булырга тиеш. Катнашучылар Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә килеп катнаша ала. 

Ярышлар VIII этапта узачак: разминка, биатлон, һөҗүм, тизлеккә ату, тездән ату, фронталь стойкадан ату, төрек путасы. Җәяүле ату номинациясендә призлы урыннар ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым биреләчәк.

«Туган батыр» турниры кысаларында һәрбер кешегә тормышта үз юлын табу, традицион уктан атучыларның бер әгъзасы булу, чын дуслар һәм фикердәшләрне очрату, зирәк остазлардан кыйммәтле киңәшләр алу мөмкинлекләре тудырылачак.

Гаризалар 15нче июльгә кадәр кабул ителә.

Тулырак шартлар белән нигезләмәдә, максат.рф сайтында һәм ВК төркемендә танышырга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-berence-tapkyr-ayadan-atu-buenca-tugan-batyr-botenrossiya-turniry-uzacak-5857262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев