Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус интернет-радио эшли башлаячак

«Tатнетны үстерү фонды» Татарстанда белем бирү һәм мәдәни-агарту юнәлешендәге интернет-радио ачарга җыена. Аның исеме – «Белем радиосы». Радионың аудиториясе – балалар һәм яшүсмерләр булачак.

Яңа интернет-радионың эшчәнлеге мәдәни мирасны, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән булачак. «Белем радиосы» иң уңышлы балалар проектлары, мәгарифтәге кызыклы тенденцияләр һәм башкалар турында сөйләячәк.

"Бүген Татарстанда, гомумән, Интернетта да, радиоешлыкларда да мәдәни мирасыбызны, халык традицияләрен, тарихны, сәнгатне һәм әдәбиятыбызны популярлаштыручы ике телле балалар радиосы юк» – дип сөйләде проектның актуальлеге турында «Татнетны үстерү фонды»ның башкарма директоры Раил Гатауллин.

Раил Мәүлетович билгеләп үткәнчә, алып баручы, диктор, программада катнашучылар сыйфатында укытучылар, тәрбиячеләр, артистлар, танылган шәхесләр генә түгел, балалар һәм яшүсмерләр дә чакырылачак.

Проект ике телле булачак – «Белем радиосы»ның тапшырулары рус һәм татар телләрендә трансляцияләнәчәк. Моннан тыш, тыңлаучыларга уңайлы булсын өчен мобиль кушымта да булдырылачак.

«Белем радиосы»н эшләтеп җибәрү уку елы башына планлаштырылган. Проект Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-zapustyat-kulturno-prosvetitelskoe-internet-radio-dlya-detei-i-podrostkov-5866147

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев