Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә май аенда яңа түләүләр билгеләнә

Түләү җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән, ягъни 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнәчәк.

1нче майдан 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләр яңа түләүгә гариза бирә ала. Әлеге түләү гаиләдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Татарстанда ул 10,7 мең сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

 

"Түләү җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнәчәк. ТР буенча әлеге сумма 10 756 сум.

Алдан әйтеп куям: түләүләр берләштерелмәячәк: яки  Федераль законның 81нче маддәсе нигезендә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ялгыз ата-анага билгеләнә торган пособие түләнәчәк яки яңа түләү. Алучыга отышлырак әйбер билгеләнәчәк", - диде Вафин.

 

Эдуард Вафин сүзләренә караганда, 2022 елның 8 апреленә баласын ялгызы тәрбияләүче ата-аналарга Татарстан Пенсия фонды тарафыннан 1,384 млрд.сум җибәрелгән инде.

 

 «Өстәвенә, барлык түләүләр минималь документлар белән раслана торган итеп көйләнгән. Барлык мәсьәләләр дә ведомствоара хезмәттәшлек белән эшләнә", - дип билгеләп үтте идарәче.

 

"8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр берничә баласы булган мохтаҗ гаиләләргә түләү һәр балага 1 елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла. Беренчел мәгълүматлар буенча ТР да әлеге түләүгә 79 380 бала дәгъва итә ала", - дип нәтиҗә ясады Вафин.

 

Тулырак мәгълүмат: https://kazved.ru/news/novye-vyplaty-semyam-s-detmi-ot-8-do-17-let-v-tatarstane-nacnutsya-v-mae-5848965?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев