Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан укучысы химия буенча Халыкара Менделеев олимпиадасында алтын медаль яулады

Менделеев олимпиадасында Казанның 131нче лицее укучысы Никита Перов уңышлы чыгыш ясады.

1нче майдан 6нчы майга кадәр Казахстан Республикасының башкаласы Астана шәһәрендә химия буенча 57нче тапкыр Халыкара Менделеев олимпиадасы (ICHMdO - 57) узды.

Олимпиадада 21 илдән 113 укучы катнашты. Традицион рәвештә катнашкан Австрия, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Болгария, Израиль, Казахстан, Кыргызстан, Македония, Монголия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Хорватия һәм башка җыелма командалардан тыш, олимпиадага беренче тапкыр Бразилия җыелма командасы да килгән иде.

Балалар бер атна дәвамында иҗади теоретик мәсьәләләр чиштеләр һәм практик турда экспериментлар үткәрделәр. Шулай ук катнашучылар өчен бай мәдәни күңел ачу программасы да оештырылды, аның барышында катнашучылар бер-берсе белән аралашты, үзләре өчен яңа илләр һәм мәдәниятләр ачтылар.

Менделеев олимпиадасында Казанның 131нче лицее укучысы Никита Перов та катнашты. Никита гомуми нәтиҗәләр буенча икенче урын алды, шулай ук алтын медаль яулады.

Никита Перов – Татарстанда атаклы химия мәктәбен дәвам итүчеләрнең берсе. Никита Казанның 131 нче лицеенда укый. Укытучысы – Әлфия Сафонова, мәгариф учреждениесе җитәкчесе Әлфия Хәбибуллина, остазлары Булат Курамшин, Дмитрий Болматенков, Диләрә Хәйбрахманова, Александр Качмаржик һәм Михаил Ягофаров.

Олимпиадада барлыгы 34 бронза, 23 көмеш һәм 11 алтын бүләк уйнатылды. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россиянең химия буенча укучылар җыелма командасы алтын медальләрнең гомуми зачеты буенча беренче урынны алды.

https://minsport.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!