Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан укучыларын «Безопасные дороги» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

«Безопасные дороги» олимпиадасы 19 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр учи. ру мәгариф платформасында узачак.

«Безопасные дороги» олимпиадасы 19 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр учи.ру мәгариф платформасында узачак.

Чара Россия президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Безопасные качественные дороги» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Олимпиаданың максаты — балаларның һәм ата-аналарның игътибарын юл хәрәкәте иминлегенә юнәлтү, бу өлкәдә белемнәрен арттыру.

Интерактив биремнәр төрле яшьтәге укучыларга исәпләнгән. Башлангыч сыйныф укучылары уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерә алалар. Олы яшьтәге балалар җәяүле, велосипед йөртүче, самокатчы ролендә булып, юлда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үзләштерәчәкләр.

Олимпиадада катнашу бушлай. Биремнәрне компьютерда, планшетта яки смартфонда башкарырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат белән олимпиада сайтында танышырга була ► https://dorogi.uchi.ru/

Олимпиадада катнашучыларның барысына да сертификатлар, ә җиңүчеләргә грамоталар һәм дипломнар бирелә.

Олимпиада кысаларында 2023 елның 19 сентябрендә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган россиякүләм ачык дәрес үткәрү планлаштырыла.

Онлайн-трансляция Россиянең милли проектлары социаль челтәрләрендә, шулай ук Россиянең «Белем» җәмгыятенең социаль челтәрләрендә сылтамалар буенча булачак: https://vk.com/nationalprojectsru https://vk.com/znanierussia 

Проектны Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Милли өстенлекләр» берләшмәсе оештыра.

2022 елда «Безопасные дороги» онлайн-олимпиадасында республиканың 87 меңгә якын укучысы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев