Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан укучылары рәсәйкүләм «ПроеКТОриЯ» бәйгесендә җиңү яулады

6 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр Ярославльдә рәсәйкүләм «ПроеКТОриЯ»форумы узды.

Форумда 89 төбәктән 500дән артык укучы катнашты, 2000 педагог һәм остаз дистанцион рәвештә катнашачак. Оештыручылар белдерүенчә, форум үз проектларын гамәлгә ашыручы укучылар өчен мәйданчык булып тора. Форум Россия Президенты боерыгы буенча 2013 елдан бирле үткәрелә.

«ПроеКТОриЯ» проектында катнашучылар быел 12 юнәлештә үз инициативаларын тәкъдим иттеләр: «Фән һәм технологияләр», «Эшмәкәрлек», «Журналистика һәм медиа», «Тарихи хәтер», «Сәнгать һәм иҗат», «Сәяхәт һәм туризм», «Экология», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Мәгариф технологияләре», «Урбанистика», «Волонтерлык», «Гражданлык җаваплылыгы».

Аларның иң яхшылары Россия балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» проект портфеленә эләгәчәк һәм 2024 елда гамәлгә ашырылачак.

Татарстан делегациясен Казан, Минзәлә, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарыннан укучылар тәкъдим итте. 

«Төбәк өчен иң яхшы карар» номинациясендә «ПроеКТОриЯ 2023» Бөтенроссия һөнәри юнәлеш форумы җиңүчесе дипломына Зәйнуллин Руслан, Җамалов Инсаф, Бәдретдинов Илнар, Прокофьева Виктория лаек булды.

«Перспективалы бизнес план» номинациясендә җиңүче дипломын Дмитрий Цыкунов алды. Бәдретдинова Мәликә «Иң яхшы социаль проект» номинациясендә җиңүче булды.

https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2231690.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев