Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан укучылары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган бәйгедә смартфон ота алачак

Бәйге 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда «Мин - мәктәп укучысы» (iOS һәм Android өчен ачык) кушымтасыннан файдаланучы 7-11 сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча бәйге башланды.

«Бу гади сораулар гына түгел, ә чын квест - кушымта кулланучылары интерактив сериал карыйлар, сюжет геройларының карарлары һәм эшләре белән идарә итәләр, баллар җыялар», диелгән ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәрендә. 

Бәйге 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Беренче 3 урынга – смартфон, Яндекс-Станция һәм «Яндекс-дәреслек»нең курслары, тагын 7 иң яхшы катнашучыга «Мин - мәктәп укучысы» фирма рюкзаклары һәм футболкалары биреләчәк. Катнашучылар рейтингларын һәм үз балларын кушымтада күрә ала.

Җиңүчеләр 7-8 һәм 9-11 сыйныфларда аерым билгеләнәләр.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев