Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан укучылары «Гаилә традицияләре» бөтенроссия акциясендә катнаша ала

Акция 29 марттан 14 апрельгә кадәр узачак.

Татарстан укучылары «Гаилә традицияләре» бөтенроссия акциясенә кушыла ала. Гаилә елына багышланган һәм Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән мәдәни-мәгариф проекты 29 марттан 14 апрельгә кадәр узачак.

Акция вакытында барлык укучыларга түбәндә тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсендә яки берничәсендә гаилә видеоролигы яздырырга тәкъдим ителәчәк: «Традицион җыр», «Традицион бию», «Традицион музыка коралларында уйнау», «Традицион кухня», «Традицион һөнәрләр». Аннары видеоны «Культурадляшкольников.РФ» порталында шәхси кабинетта урнаштырырга кирәк.

Акция нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары «Культурадляшкольников.РФ» порталында урын алачак 50 иң кызыклы эшне сайлап алачак, дип хәбәр итә Россия Мәдәният министрлыгы.

Проектның барлык иҗади акцияләре балаларга үз һөнәрен табарга, матурлык дөньясы турында белемнәрен киңәйтергә, бөек илебезнең кабатланмас мәдәнияте белән горурланырга өйрәтүгә юнәлдерелгән.

«Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» проекты Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәдәни стратегияләр һәм проект идарәсе үзәге (РОСКУЛЬТПРОЕКТ) һәм Россия Мәдәният Фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла.

2023 елның 22 ноябрендә президент Владимир Путин Россиядә 2024 ел – Гаилә елы дип игълан итте һәм карарга кул куйды. Карар гаиләне саклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев