Татарстан спортчылары җәйге Паралимпия уеннарында өстәл теннисы буенча 5 медаль яулады
Ил яңалыклары

Татарстан спортчылары җәйге Паралимпия уеннарында өстәл теннисы буенча 5 медаль яулады

Сочида паралимпиячеләрнең җәйге уеннарында өстәл теннисы буенча ярышлар төгәлләнде.

Татарстан Республикасы спортчылары «Без бергә. Спорт» җәйге Паралимпия уеннарында өстәл теннисы буенча ярышларда 5 медаль яулады.

Сочида паралимпиячеләрнең җәйге уеннарында өстәл теннисы буенча ярышлар төгәлләнде.

Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары берьюлы 5 медаль яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

2 урын-Сафира Фәйзетдинова (9 сыйныф);

3 урын-Раил Галиәкбәров (3 нче сыйныф);

3 урын-Галина Гороховаченко (7 сыйныф);

3 урын-Элина Шәйдуллина (8 сыйныф);

3 урын-Ектерина Ищенко (10 сыйныф).

«Без бергә. Спорт» җәйге Паралимпия уеннары 9нчы октябрьдә төгәлләнәчәк. Россиядән, Белоруссиядән, Төркмәнстаннан, Әрмәнстаннан һәм башка илләрдән 850дән артык катнашучы спортның тугыз төрендә медальләр өчен ярыша: җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, җәядән ату, паратхэквондо, коляскаларда фехтование, церебраль паралич белән авыручы футболы, шашка һәм шахмат.

https://minsport.tatarstan.ru

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев