Татарстан «Рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Татарстан яңа уку елына багышланган «Рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Чара 17-31 августта Россиянең 79 төбәгендә узачак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Акцияне Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештыра. Аның вәкилләре педагогларның традицион август киңәшмәләрендә укытучыларны котлап открыткалар, чәчәкләр тапшырачак һәм мөһим эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерәчәк», - диелә хәбәрдә.
Татарстаннан тыш, «Рәхмәт, укытучы!» акциясе Алтай, Төньяк Осетия-Алания, Коми, Калмыкия, Адыгей, Хакасия, Саха (Якутия), Дагыстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Тыва, Карелия, Удмуртия, Чечня, Чувашия, Карачай-Черкас республикаларында да узачак.
Акцияне Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, Алтай, Ставрополь, Хабаровск, Приморье, Байкал аръягы, Красноярск, Краснодар, Пермь крайларында һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә хупладылар.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышы 19 августта Яшел Үзәндә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев