Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту өч программа буенча оештырылачак

Яңа уку елыннан беренче һәм бишенче сыйныф укучылары яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укыячак.

Ул Татарстанның дәүләт телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Тулаем алганда, республика мәктәпләрендә татар телен укыту өч программа буенча оештырылачак.
«Республикада татар телен өйрәтү өч программа (татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен туган (татар) теле; рус мәктәпләре өчен туган тел һәм рус телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле) буенча алып барылачак», - дип белдерделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Татар теле туган тел булмаган беренче һәм бишенче сыйныф укучылары аны «Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле» программасы буенча коммуникатив технологияләр нигезендә өйрәнәчәк. Бу әти-әниләр татар телен сайлаган очракка карый.
Бу хакта https://tatar-inform.tatar/news?page=2 хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев