Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озынайттылар

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникул рәсми рәвештә 2 көнгә озайтылды.

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникул рәсми рәвештә 2 көнгә озайтылды, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы. Ял көннәре язгы каникуллар хисабына өстәлә. 

"Салкын көннәр килү сәбәпле, укулар расписаниесенә үзгәрешләр кертелде. Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә кышкы каникул язгы каникул хисабына 2 көнгә озайтылды,"- диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Ведомство мәктәп дәресләренең кайсы очракларда үткәрелмәвен дә искә төшерде.

Авыл мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда дәресләр 23 градус салкын булганда, шәһәр мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда һәм авыл мәктәпләрендәге 5-9 нчы сыйныфларда 25 градус салкын булганда үткәрелми.

Шәһәр мәктәпләрендәге 5-9 нчы сыйныфларда 27 градус салкын, авыл мәктәпләрендәге 10-11 нче сыйныфларда 30 градус салкын һәм шәһәр мәктәпләрендәге 10-11 нче сыйныфларда 32 градус салкын булганда дәресләр булмый. 

Исегезгә төшерәбез, узган көндә Татарстанда ел башыннан алып икенче тапкыр шторм кисәтүе игълан ителде. Татарстан Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, республикада һава температурасы урыны белән 41 градуска җитә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-maktaplarenda-kysky-kanikulny-ozynaittylar-5865316

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев