Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан кызы Дөнья кубогында ике рекорд куйды

***

 

Татарстан кызы Зилә Батыршина стендка ату буенча үсмерләр Дөнья кубогында ике рекорд куйды. Спортчы Россия җыелма командасында команда составында скит төрендә алтын медаль алды. Батыршина Анна Жаднова һәм Елена Бухонова белән 308 очко җыйдылар. Шулай итеп, алар үсмерләр арасында дөнья рекорды куйды. Кытайлылар - көмеш медаль, ә һиндстанлылар бронза алды.

Татарстан кызы шәхси турнирда мөмкин булган 125 мишеньнән 110ны нәтиҗәле аткан, шулай итеп, Дөнья рекорды куюга өлеш кертте.

 Ярышлар 23-28 июньдә Германиянең Тюрингия федераль җирендә Зуль шәһәрендә узды. Анда Татарстаннан барлыгы биш спортчы - Зилә Батыршина, Александр Филиппов, Геннадий Мамкин һәм Полина Князева (трап), шулай ук Елизавета Евграфова (скит) катнашты.

 

 

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев