«Татар сүзе» халыкара бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.
I категориядә 10 яшькә кадәр булган җиңүчеләр: Искәндәр Иванов, Мәликә Абдуллина, Камил Надыршин, Эмиль Закиров, Дилә Хисамова, Динә Әфризунова, Дилә Сибгатуллина, Раидә Мәрданова, Нәргизә Хәбибрахманова, Зилия Әскарова. Җиңүчеләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова котлады.
II категориядә 11 яшьтән 17 яшькә кадәр җиңүчеләр: Ихтыяр Кыямов, Ислам Хәйдәров, Ильвина Галиева, Фәридә Галимуллина, Әнвәр Мөхетдинов, Гөлинә Алиева, Мәрьям Хәмзина. Җиңүчеләрне халыкара бәйгенең оештыру комитеты рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин котлады.
18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен булган III категориядә җиңүчеләр: Флера Шәрипова, Рәфидә Наҗарова, Гүзәл Сибагатова, Гүзәл Шакирова, Алинә Хамәтшина, Гөлнара Булатова, Эльза Салаватова, Гөлшат Мәхмүтова, Рамил Мөхетдинов.
Җиңүчеләрне филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин тәбрикләде. «Без татар телен бөтен халык белән үстердек, баеттык, ул инде белем, мәдәният теле булып әверелде. Телебезгә алга таба да уңышлар юрыйбыз, чөнки халкыбыз аны кадерли. Алга таба телне саклауда үстерүдә татар сүзен ямен күрсәтүдә зур нәтиҗәләргә ирешербез», - диде ул.
«Үз шигырьләрен сөйләүчеләр» номинациясе җиңүчеләре: Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһимов, Нурия Бәширова, Алинә Шәгәрәева, Алмаз Хәмзин.
«Шигъри гаилә» номинациясендә җиңүчеләр дип I урында Мишуриннар гаиләсе, II урында Нурмөхәммәтовлар гаилсе, III урында Гаяновлар, Шаһбановлар гаиләсе табылды. «Кызыксындыру» призына Сабуровлар гаиләсе лаек булды.
«Профессионаллар» категориясендә I урынны Ришат Әхмәдуллин, II урынны Эмиль Талипов, Артём Пискунов, III урынны Динар Хөснетдинов яулап алды.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-suze-xalykara-baigese-inucelare-bilgele-isemlek-5855296
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев