Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татар шахматчысы Алисә Галләмова Татарстанда шахмат спортын үстерүгә үз өлешен кертә

Танылган татар шахматчысы – Халыкара гроссмейстер Алисә Галләмова Казанда балалар өчен шахмат мәктәбе ачты.

Әлеге мәктәпне ачу идеясе Алисә ханымга 2016 елда килә. Аның бу идеясен президент Рөстәм Миңнеханов һәм беренче президент Минтимер Шәймиев яклап чыга. Мәктәп республиканың сәләтле балаларына елга 5-6 тапкыр ике атналык бушлай сборларга килү мөмкинлеге бирә.

Алисә Галләмованың шахмат мәктәбендә 3нче разрядтан түбән булмаган 8-11 яшьлек балалар һәм яңа уйный башлаучы 5 яшьтән өлкән балалар шөгыльләнә. Мәктәпкә язылырга һәм кызыксындырган сорауларны galliamovaam@gmail.com почтасына җибәрергә була.
 


Алиса Галләмова 1972 елның  18нче январенда Казанда туган. Халыкара шахмат гроссмейстеры. 16 ел дәвамында республикада Алисә Галләмова исемендәге балалар шахмат турниры уздырылды.


Чыганак: tatarlar.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев