Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татар режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президенты премиясенә лаек булды

Камал театры режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президентының яшь мәдәният әһелләренә бирелә торган премиясенә лаек булды.

 

Салават Камалетдинов фотосы

Камал театры режиссеры Айдар Җаббаров РФ Президентының яшь мәдәният әһелләренә бирелә торган премиясенә лаек булды.

Балет артисты Сергей Полунинның, скульптор Екатерина Пильникованың һәм Айдар Җаббаровның 2022 ел өчен премия лауреаты булуы хакында Россия Президенты Указы бүген басылып чыккан.

Указда Айдар Җаббаровның илнең театр сәнгатенә өлеше өчен бүләкләнүе әйтелгән.

  • Айдар Җаббаров Камал театрында эшли. Татарстанда Камал театрыннан тыш, Әлмәт, Әтнә, Буа дәүләт театрларында спектакль куйды, аның спектакле «Особняк Демидова» резиденциясендә дә бара.

Айдар турында бу хәбәрне ишеткәч, без аның әтисе - «Көмеш кыңгырау»ның дусты, элекке машина йөртүчесе Тәлгать абый Җаббаровка шалтыратып, аның сөенечен уртаклаштык. Һәм: "Мондый зур дәрәҗәгә ирешер дип уйлый идегезме Айдарны?" - дип сорадык. "Юк, - дип җавап бирде ул. -  Без аңа уңышлар, бәхет тәүфикь тели идек. Тик хезмәтен бу дәрәҗәдә югары бәяләрләр дип беркайчан да уйлаган булмады."

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп!