Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Шәһәр яны лагерьларында яки "Артек" лагерында ял итү өчен нишләргә кирәк?

Татарстан Республикасы «Лето» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге балаларның җәйге ялын планлаштыру өчен киңәшләр бирә

1. Шәһәр яны лагерьларына балаларны җиде яшьтән кабул итәләр. Ләкин баланы башта мәктәп каршында эшләп килүче лагерьларга йөртеп чит мохиткә ияләндерсәң, яхшырак. Хастаханәдән 079У формалы белешмә алырга кирәк булачак. Балада эчәк авыруы, паразитлар, эпилепсия, яман шеш, психик тайпылышлар, организмның талчыгуы (истощение) кебек билгеләр табылса, белешмә бирелмәскә дә мөмкин. 

2. Данлыклы «Артек» лагерена ничек эләгергә? 
«Артек» сайтында онлайн-регистрация бар. Биредә хәтта бала үзе дә, соңгы елда булган уңышлары күрсәтелгән портфолио тутырып, гариза җибәрә ала. «Артек»та аның гаризасын карыйлар, үзләрендә ял итәргә лаеклы дип саныйлар икән – чакыралар. Кайвакыт баласының Кара диңгезгә юллама алуын ата-аналар белми дә кала. Лагерь билгеләгән балаларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үзендә туплап, юлга озата. Кайбер ата- аналар баласының «Артек»ка бушлай эләгә алуына ышанып бетми. Ә ышанырга кирәк. Шунысы бар: район баласы белән Казан баласы арасында сайлау торса, алар районны сайлаячак, чөнки шәһәр баласына ялын үтемле итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр зуррак. Шулай ук республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр дә «Артек»ка юллама белән бүләкләнә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев