Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«ШАЯН ТВ» телеканалы яшь бию осталарын «Бию баттл»да катнашырга чакыра

«Бию баттл»  ул – заманча музыка дәрте, халык биюе эстетикасы һәм классик хореография нәфислеге.

Барлык буш вакытың хореография залларында үтәме? Ул чакта сиңа батман, пируэт, дроп сүзләре таныштыр, ә инде биюне – хәрефләр тезмәсе генә түгел, үзеңнең яшәү стилең итеп күрәсеңдер, димәк, бу проект синең өчен! 

Соло, дуэт яки тулы бер коллектив; заманча халык биюе яки эстрада хореографиясе – теләгәнен сайла!

Уңышыңны сына! Үзеңнең иң яхшы биюче икәнеңне күрсәтергә шәп мөмкинлекне кулдан ычкындырма!

Фестиваль 2021 елның 1 мартыннан 20 июненә кадәр үтә. Яшь чикләве -  6 – 15 яшь.

Тулырак мәгълүмат, катнашучы гаризасы һәм бәйге турында нигезләмә shayantv.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев