Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Семейные истории в фотографиях» фотобәйгесе старт алды

Бәйгене Дарвин музее үткәрә.

Дарвин дәүләт музее уникаль фотоконкурс тәкъдим итә. 2024 елның 1 февраленнән 14 июненә кадәр теләгән һәркем әлеге проектның бер өлеше була ала. Бәйге хакында ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛ УКЫТУЧЫЛАРЫ АССОЦИАЦИЯСЕ төркеме хәбәр итә.

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен гаилә тарихына багышланган һәрберсе 10 Мбдан артмаган өч фотоны тәкъдим итәргә кирәк. Конкурста өч номинация каралган:

  • «Семья сквозь века»: борынгы фотолар.
  • «Связь поколений»: берничә буынныы сурәтләгән фотолар.
  • «Семейные путешествия»: гаилә сәяхәтенең якты мизгелләре.

Җиңүчеләр музей һәм аның партнерларыннан кыйммәтле бүләкләргә лаек булачак, ә иң яхшы эшләр музейның онлайн-галереясендә мактаулы урын алачак. Бүләкләү тантанасы 2024 елның 6 июлендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәме кысаларында узачак.

Катнашу өчен форманы Дәүләт Дарвин музее сайтында тутырырга кирәк. Һәрбер фотога имза куярга онытмагыз: Авторның исем-фамилиясе, шәһәре, фотоның исеме.

Тулырак https://vsekonkursy.ru/fotokonkurs-semejnye-istorii-v-fotografiyah.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев