Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә: 18 дән 35 яшькәчә һәм 35 яшьтән өлкәннәр.
“Һәр катнашучыдан сайлап алынган номинациядә бары тик бер әсәр генә кабул ителә. Конкурс 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә (31 июльне дә кертеп) кадәр үткәрелә.
Конкурсның игътибар үзәгендә – Казан шәһәре, үзләрен чын Казан кешесе итеп тоючы кешеләре; шәһәр тормышын сурәтләгән тарихлар.
Һәр номинациядә җиңүчеләр өчен бүләкләр тапшырыла:
I урынга – 80 мең сум;
II урынга – 50 мең сум;
III урынга – 30 мең сум.
Бүләкләр арасында: махсус дипломнар, җиңүчеләрнең әсәрләрен бастырып чыгару. Йомгаклау һәм бүләкләү 2021 елның 30 августында Казан шәһәре көнендә була.
Нет комментариев