Сарман районында 9нчы сыйныф укучысының шәхси күргәзмәсе ачылды
Сарман районы Азалак авыл җирлегендә Рената Хәмидуллинаның картиналарыннан күргәзмә оештырылды һәм ул авыл җыенында катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде.
Бу хакта http://sarman-rt.ru/ сайты хәбәр итә.
Рената Азалак мәктәбенең 9 сыйныфында укый, кечкенәдән рәсем ясарга ярата.
- Бик тырыш һәм сәләтле кызыбыз. Күп төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый, урыннар ала. Аны хәтта Мәскәүгә дә чакырдылар, - ди Азалак мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев