Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Санкт-Петербургта «Тукай-квиз» онлайн викторинасы үтәчәк

Туган тел көне уңаеннан «Питер Татар» порталы Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына багышланган «Тукай-квиз 2022» онлайн-викторинасын үткәрәчәк.

Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Конкурсантларга татар телендә Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты турында 12 сорау тәкъдим ителәчәк. Һәр сорауга җавап бирү өчен 1 минут вакыт биреләчәк.

Онлайн-викторина 23 апрельдә 15:00 сәгатьтә башлана.

Нәтиҗәләр онлайн режимда викторина сайтында урнаштырылачак. Җиңүчеләр рәсми рәвештә 28 апрельдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев