Рөстәм Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте
Президент Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырды.
Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде.
Коронавирус чиенең таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш.
"Минем үтенечем - бу хәлгә аңлы рәвештә каравыгызны сорыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев