Рөстәм Миңнеханов #хатларязыгыз акциясенә кушылды
Акциянең максаты - татар халкын берләштерү.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телендә открыткалар җибәрү буенча «Хатлар языгыз» акциясен хуплады. Республика башлыгы Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә «Хатлар йорты» сервисыннан видеоролик урнаштырган.
Хатлар ярдәмендә татар халкын берләштерү - әлеге акциянең төп максаты булып тора.
«Беренче хатны без Президент Рөстәм Миңнехановка җибәрдек, ул аны үзенең инстаграм-аккаунтында урнаштырды. Бу безнең проектка үзенә күрә хәер-фатиха булды», — дип искәрттеләр берләшмәдә.
Шуннан соң Рәсәйнең төрле почмакларында яшәп, төрле өлкәләрдә хезмәт куеп уңышка ирешүче татар халкының күренекле вәкилләренә тагын 99 хат җибәрергә булганнар.
Татарстанлыларны әлеге акциядә катнашырга һәм шул рәвешле яңа дуслар табарга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев