Россиядә балалар әдәбияты өлкәсендә «Зур язучы. Зур рәссам» Милли премиясе булдырылачак.
Премияне булдыру инициативасы белән балалар язучысы Андрей Усачев һәм К.И. Чуковскийның оныкчыгы Дмитрий Чуковский Россия мәдәният министры Ольга Любимовага мөрәҗәгать иткән.
Премия балалар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткән заманча язучыларны һәм график хикәяләр, комикслар һәм сынлы сәнгать әсәрләре авторларын (рәссам-иллюстраторларны) бүләкләү максатыннан эшләнә, ә авторларны бүләкләү әдәби-сәнгатьне стимуллаштыру, рус телен саклау һәм үстерү өчен нәтиҗәле инструмент булачак.
Нет комментариев