Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россиядә 7 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләргә 5әр мең сум акча биреләчәк

Бу дәүләтнең балаларга Яңа ел бүләге.

Россиядә 7 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләргә (7яшь тулганнарны да кертеп) һәр бала өчен 5әр мең сум акча биреләчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин  пресс-конференция вакытында әйтте.

«Яңа ел гадәти бәйрәм түгел, ул һәрвакыт яңа өметләр белән, ә быел авырлыклар белән дә бәйләнгән», - дип белдерде Президент. 

Шулай ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән балалы гаиләләргә өстәмә түләүләр билгеләнде. Моның өчен бюджеттан 77 млрд сум акча бүлеп бирелде.

Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләрне балалар бакчасы өчен түләүләрдән азат иттеләр.

3 яшькә кадәрле балалары булган керемнәре яшәү минимумыннан түбән гаиләләргә даруләр алыр өчен ел саен 10 мең күләмендә электрон сертификат биреләчәк.

Шулай ук 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә керемнәре яшәү минимумы белән тигезләшсен өчен пособие билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев