Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россия укучылары туган телләр буенча олимпиадаларда катнаша алачак

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының бәйгеләр һәм олимпиадалар исемлегенә туган телләрдән үткәрелә торган олимпиадалар да өстәлде.

Россия Мәгариф министрлыгы яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, һәр баланың потенциалын ачу һәм аңа ярдәм итү өчен шартлар тудыру максатыннан киң масштаблы эш алып бара, төрле яшьтәге балалар катнаша ала торган олимпиадалар һәм конкурслар үткәрүгә аерым игътибар бирә.

Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан ел саен укучыларның һәм студентларның фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табу, иҗади һәм физкультура-спорт өлкәләрендә сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән олимпиадалар, интеллектуаль, иҗади конкурслар, чаралар исемлеге яңартыла.

2022-2023 уку елында бу исемлеккә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге оештырган интеллектуаль чаралар да кертелгән. Алар түбәндәгеләр:

туган теле рус булмаган белем бирү оешмаларында укучылар өчен рус теленнән халыкара олимпиада;

татар теленән халыкара олимпиада;

4-8 сыйныф укучылары өчен республика олимпиадалары, 4-7 сыйныфларга математика, рус теле һәм инглиз теле, ә 8 сыйныфларга укучыларның Бөтенроссия олимпиадалары исемлегендәге барлык фәннәрдән олимпиадалар;

4-11 сыйныф укучылары өчен республика олимпиадалары (бу олимпиадалар татар теле һәм әдәбиятыннан 4-11 сыйныфлар өчен; туган теле рус булмаган мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбиятыннан, туган телләрдән, төрек, гарәп телләреннән 7-11 сыйныфлар өчен, геология һәм Татарстан һәм татар халкы тарихыннан 8-11 сыйныфлар өчен үткәрелә);

авыл мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен математика, физика, химия, инглиз теленнән «Олимпка юл» республика олимпиадалары.

Әлеге конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашучыларга төрле бүләкләү һәм ярдәм чаралары каралган, шулай ук югары уку йортларына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар да алырга мөмкин.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев