Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Россия Мәгариф министрлыгы «Без срока давности» Бөтенроссия конкурсы игълан итә

Конкурста 8-11 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары катнаша ала.

8-11 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары Россия Мәгариф министрлыгы үткәргән «Без срока давности» Бөтенроссия тикшеренү проектлары конкурсында катнаша ала.

Тикшеренү проектлары конкурсының төбәк этабы 1нче мартта башланды һәм 2023 елның 15нче апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс кысаларында укучыларга тарихи чыганакларны анализларга һәм түбәндәге темаларның берсе буенча проектлар төзергә туры киләчәк:

  • «Планирование и осуществление нацистской Германией геноцида в СССР: документы, деятели и организации»,
  • «Угон мирных жителей СССР на принудительные работы в Германию ‒ как акт геноцида»,
  • «Расследование фактов геноцида мирного населения СССР представителями журналистики и поискового движения во время и после Великой Отечественной войны 1941–1945 годов»,
  • «Места памяти геноцида советского народа, совершенного нацистами и их пособниками во время Великой Отечественной войны 1941–1945 годов»,
  • «Судебные процессы в СССР и Российской Федерации, посвященные раскрытию обстоятельств геноцида мирных советских граждан в годы Великой Отечественной войны 1941–1945 годов»,
  • «Отражение геноцида в архивных документах: работа с историческими источниками, представленными на сайте проекта «Без срока давности» (безсрокадавности.рф).

«Без срока давности» тикшеренү проектлары конкурсының федераль этабы 16нчы апрельдән 31нче майга кадәр узачак. Иҗади бәйгенең соңгы вакыйгасы 1-15 октябрьдә узачак тикшеренү проектлары фестивале булачак.

Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк, ә финалистларның тикшеренү проектлары конкурс сайтында бастырылачак электрон җыентыкка керәчәк.

Белешмә
«Без срока давности» – Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматны өйрәнүгә юнәлдерелгән масштаблы мәгърифәтчелек проекты.

Проект кысаларында архив документлары ачыла, кыр-эзләнү эшләре алып барыла, мәгърифәтчелек акцияләре һәм фәнни конференцияләр уза, мәктәп укучылары һәм студентлар волонтерлар, эзләү хәрәкәте әгъзалары булып эшлиләр.

«Без срока давности» проекты кысаларында Бөтенроссия әсәрләр конкурсы, Бөтенроссия тикшеренү проектлары конкурсы, Бөтенроссия мәгариф оешмалары музейлары фестивале үткәрелә.

Проектны оештыру эшләрен, фәнни һәм методик эшләрне Мәскәү дәүләт педагогия университеты башкара.

Фото https://безсрокадавности.рф сайтыннан

mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев