Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрдә флаг күтәрү стандартын расладылар

Яңа уку елының 1нче сентябреннән уку атнасы башында РФнең барлык мәктәпләрендә дә Дәүләт гимны башкарылачак һәм флаг күтәреләчәк. 

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия мәктәпләрендә флаг күтәрү стандартын раслады.

«Бүген мин мәктәпләрдә Дәүләт флагын күтәрү тантанасы стандартына кул куйдым. Бу стандарт Россия Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе белән килештерелгән», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры һәм документта флаг һәм гербны күтәрү тантанасын үткәрү тәртибе җентекләп тасвирланган дип өстәде.

Исегезгә төшерәбез, яңа уку елының 1 сентябреннән уку атнасы башында РФнең барлык мәктәпләрендә дә Дәүләт гимны башкарылачак һәм флаг күтәреләчәк. 

Россия Президенты Владимир Путин бу инициативаны хуплады һәм мондый тантаналарны тиешенчә оештырырга кушты.

Элегрәк ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика мәктәпләрендә Татарстан гимнын уйнату мөмкинлеген бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев