Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Пермь краенда балалар белән туристлар төркеме югалган

Пермь краенда 22 кешелек, шул исәптән 11 бала булган туристлар төркеме югалган.

 

Пермь краенда 22 кешелек, шул исәптән 11 бала булган туристлар төркеме югалган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

«Пермь краенда Усьва елгасы буенча маршрутта туристлар төркеме югалды, аларны эзлиләр», – диелгән хәбәрдә.

Төркем 1 атна элек, 4 июльдә, Урта Усьва бистәсеннән сплавка чыккан. Маршрут озынлыгы 175 км.

Төбәкнең территориаль куркынычсызлык министрлыгында ачыклаганча, шофер туристларны 9 июльдә Горнозаводск шәһәр округының Усьва бистәсендә каршы алырга тиеш булган, ләкин алар анда күренмәгән. Төркем әгъзалары әлегә кадәр элемтәгә чыкмады. Коткаручылар аларны эзли башладылар.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев