Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәскәүдә Татар балалар әдәбияты көннәре узачак

24 һәм 25 августта Мәскәүдә яшәүчеләрне татар балалар әдәбияты белән таныштырачаклар.

Күргәзмә Татарстан мәдәнияте көннәре һәм «Исәнме, күршем!» дип исемләнгән төбәкара проект кысаларында оештырыла. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итте.

Татар балалар әдәбияты көннәренең төп чаралары 24 августта Россия дәүләт балалар китапханәсендә узачак. Ә 25 августта Мәскәү Халыкара музыка йорты холлында балалар зонасы эшләячәк. Анда Татар китап нәшрияты, Татар балалар нәшрияты, «Салават Күпере» журналы үз басмаларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук тантаналы кичәнең кунакларын «Татармультфильм» үз хезмәтләре белән таныштырачак.

Мәскәүдә Татар балалар әдәбияты көннәренең тантаналы ачылышы 24 август көнне булачак. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы һәм Россия дәүләт балалар китапханәсе экспозицияләре буенча экскурсия оештырыла. Шушы ук көнне татар балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән иҗади очрашу үтәчәк. Алар арасында Разил Вәлиев, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех, Вера Хәмидуллина, Сания Шәвәлиева, Мәскәүнең иҗади җәмәгатьчелеге бар .

Татар балалар әдәбияты көннәре балалар фильмнарын, әкиятләр мотивлары буенча татар мультфильмнарын карау белән дәвам итәчәк. Иҗади мастер-класслар оештырыла.

Шулай ук Балалар әдәбиятына багышланган түгәрәк өстәл эше узачак.

Шул исәптән, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинга (1948-2020) багышланган иҗат кичәсе оештыру ниятләнә.

Чарага керү ирекле. Адресы: Калуга мәйданы, 1 йорт (»Октябрьская» метро станциясе), Россия дәүләт балалар китапханәсе.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maskauda-tatar-balalar-adabiyaty-konnare-uzacak-5858559

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев