Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәскәү компаниясе Татарстанда өч мегамәктәп төзергә планлаштыра

Аларның икесе 1501 урынга,берсе 500 урынга исәпләнгән.

Бу хакта «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.

Татарстан хакимияте «Прошкола» оешмасы белән Чаллыда, Казанда (икесе дә 1501 урынга) һәм Арча районында (500 урынга) өч мәктәп төзер өчен концессион килешү планлаштыра. Төзелеш 2024 елның ахырына кадәр төгәлләргә тиеш.

Концессия - ул дәүләт объектына эшмәкәр (концессионер) ия була дигән сүз. Бу очракта ул объекттан табыш алырга мөмкин. Әйтик, «Прошкола» оешмасы әлеге мәктәпләрдә өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтә алачак. Килешү 15 елга кадәр төзелә, шуннан соң мәктәпләр муниципалитетлар яки республика милкенә күчә.

Чаллыда концессия буенча ике бассейнлы дүрт катлы мәктәп төзергә ниятлиләр, аның мәйданы 30 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Мәгариф учреждениесен төзүгә дәүләт 590,8 млн сум бирәчәк, шул исәптән федераль бюджеттан 478,6 млн сум. Татарстан компаниягә 2,6 млрд. сум түләргә планлаштыра. Яңа мәктәпнең кайда урнашачагы әлегә билгеле түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев