“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”
Акция кысаларында быел ничә балага ярдәм күрсәтеләчәк?
фото: http://aur-vesti.ru
Республикакүләм хәйрия акциясе 2007 елдан бирле бара. Акциянең максаты – аз керемле, күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган, мөкинлекләре чикле һ.б. балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү.
Оештыручылар: Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларының башкарма комитетлары.
2007-2018 елларда акция кысаларында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы һәм 2-11сыйныфларда укучы 194 499 балага 249 077 109 сумлык ярдәм күрсәтелгән.
2019 елдагы акция барышында, алдан җыелган мәгълүматларга караганда, 7479 беренче сыйныфка баручы укучыга һәм 19812 2-11 сыйныф укучысына ярдәм күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев