«МинемТатарстан» («МойТатарстан») фотомарафоны башланды
Ул, соцчелтәр кулланучылары арасында контент булдыру өчен, республикабызның кызыклы һәм күркәм урыннары турында фото яки видеоматериаллар булдыруны күздә тота.
«МинемТатарстан» («МойТатарстан») фотомарафоны башланды.
Ул, соцчелтәр кулланучылары арасында контент булдыру өчен, республикабызның кызыклы һәм күркәм урыннары турында фото яки видеоматериаллар булдыруны күздә тота. #ПрекрасныйТатарстан блогтурының мәгънәви дәвамы булып тора.
Хәзерге вакытка меңнән артык катнашучы теркәлгән һәм #ПрекрасныйТатарстан #ГаҗәепТатарстан хештегы белән 1600дән артык фото урнаштырылган.
Фотомарафонда фотокамерасы, телефоны һәм «ВКонтакте» яки «Инстаграме» челтәрендә үз аккаунты булган һәркем катнаша һәм шәп бүләкләр ота ала.
Катнашучыларның төп максаты Татарстан турында кызыклы фотолар булдыру һәм аларны соцчелтәрләрдә #ПрекрасныйТатарстан #ГаҗәепТатарстан һәм #МойТатарстан #Минем Татарстан хештегы белән публикациягә кую.
Катнашучылар өчен мастер-класслар, вебинарлар узачак.
Марафон экспертлары арасында Казанның билгеле фотографлары һәм блогерлары Олег Самойлов, Артем Горланов и Настя Губинская да бар.
Фотомарафон җиңүчеләре 13 сентябрьдә бүләкләнәчәк. Бүләкләр арасында квадрокоптер, фотокамералар, акыллы колонкалар, экшн-камера һәм башкалар бар.
Марафонга һәркем кушыла ала. Марафонның соңгы көне — 8 сентябрь.
Инстаграм: @tatarstantop
Телеграм: @tatarstantop
Вконтакте: https://vk.com/tatarstantop
Хәбәрләшү өчен телефон: +7(843)266-90-80
#МойТатарстан сайты: https://openschool.biz/tatarstantop2020/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев