Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Милли мультFest» ахырына якынлаша

«Татар-Информ» мәгълүмат агентылыг «Милли мультFest» Республика балалар кинофестиваленә багышланган матбугат очрашуы узды. Анда «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, фестивальнең жюри рәисе Рамил Төхвәтуллин һәм жюри әгъзасы Сергей Киатров катнашты.

«Бөтен республика бу кинофестиваль белән яшәде һәм хәзер без финалга якынлашабыз. 22нче апрельдә зур тантана була. Без балалар бакчалары, мәктәпләр һәм студияләрнең үзләрен, үз эшләрен күрсәтү өчен бу фестивальне ничек көтүләрен күрдек. Минемчә, “Милли мультFest” ның перспективалары бик зур", - диде Рамил Төхвәтуллин.

«Эшләрне карый башлаганда, алар бик примитив иде. Тик соңыннан конкурсантлар шаккатырдылар. Татарстанда анимацияне үстерү потенциалы бар, һичшиксез», - диде Сергей Киатров.

«Милли мультFest» балалар кинофестивалендә Татарстанның 26 районы финалга үткән. Аеручы Тукай, Мөслим, Буа, Арча, Минзәлә, Азнакай, Актаныш районнары актив районнар булган.

«Бу районнарга аерым рәхмәт әйтәсем килә, хезмәткәрләр балалар белән аерым шөгыльләнгәннәр. Моңа кадәр республикабызда шулкадәр районнан балалар анимация, кино һәм компьютер уеннарын ясау белән мавыкканнарын белми идек», дип белдерде Миләүшә Айтуганова.

Миләүшә Айтуганова барлыгы 389 эш килеп ирешкәнен билгеләп үтте. “Бу республика өчен зур сан. Мисал өчен, Халыкара мөселман кинофестиваленә бөтен дөньядан 400дән алып 900гә кадәр гариза килә. Алга таба мультфестивальнең нигезләмәсе үзгәртеләчәк”, - диде ул.

Бәйгедә өч номинация билгеләнгән. Һәр номинациядә беренче урынга йөз мең, икенче урынга 70 мең, өченче урынга 50 мең биреләчәк.

 

Иң осталарны финал көтә.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куйган «Милли мультfest» фестивале оештыручылары бу көннәрдә финалчылар белән очрашуга әзерләнә. Финал гадәти булмаячак.

– 22 һәм 23 апрельдә катнашучыларны кызыклы уку-укыту программасы көтә. Остаханәләр һәм бүләкләү тантанасыннан тыш, финалчылар «Шаян ТВ» балалар телеканалы аша үз иҗат җимешләрен күрсәтеп, тамашачы мәхәббәте өчен көч сынашачак, – дип сөйләде кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Финалга Татарстанның 26 районыннан килгән эшләр чыккан. Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, иң актив район һәм шәһәрләр – Мөслим, Буа, Арча, Минзәлә, Азнакай, Актаныш, Чаллы һәм Казан. Финалчылар саны – 56. Шуларның 26сы – мультфильм, 17се – кыска метражлы фильм, 13е – компьютер уены.

– Республикада анимация эшен белүче, аның белән кызыксынучылар байтак булган, әмма аларн үзләрен күрсәтергә моңарчы мөмкинлек таба алмаганнар, дигән фикергә килдем мин. Фестивальне киләчәктә дөнья күләмендә үткәрә алсак, зур максатыбызга ирешәчәкбез, – диде «Милли мультfest» проектының идея авторы, сәнгать җитәкчесе Рамил Төхвәтуллин.

Материал ачык интернет чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев