Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«МедиаПритяжение» Бөтенроссия проектына гаризалар кабул итү дәвам итә

Гаризалар бирү 2023 елның 5 мартыннан 20 апреленә кадәр дәвам итә.

«Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте (РДДМ) «МедиаПритяжение» Бөтенроссия проектында катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Проектта сигез яшьтән өлкәнрәк балалар, студентлар, педагоглар һәм остаз сыйфатында чыгыш ясаучы ата-аналар катнаша ала. Проект шәхси катнашуны да, команда белән медиаүзәк составында катнашуны да күздә тота.

Барлык катнашучылар да ун юнәлеш буенча мәгърифәтчелек курсын узачак, алар арасында ораторлык осталыгы, журналистика, дизайн, блоглар алып бару һәм башкалар бар. Аны танылган журналистлар, блогерлар үткәрәчәк.

Катнашучылар конкурс биремнәрен үтәячәкләр һәм рейтингларга тәэсир итүче призлы баллар алачак.

Курс нәтиҗәләре буенча катнашучылар бер юнәлеш буенча үз медиапродуктларын булдырырга тиеш. Иң кызыклы проектлар өчен өчен телеканалларда, радиостанцияләрдә һәм мәгълүмат агентлыкларында стажировкалар каралган.

«Медиапритяжение»нең иң яхшы 500 катнашучысы 29нчы майдан 1нче июньгә кадәр Мәскәүдә «МедиаДвиж» Бөтенроссия форумында булачак. Бу финал чарасында җиңүчеләрнең исемнәре аталачак. Алар сыйфатлы һәм заманча медиаконтент булдыру өчен профессиональ техника алачак – ноутбуклар, фотоаппаратлар, видеокамералар, планшетлар.

19нчы июльдән 20нче ноябрьгә кадәр «Таврида» Арт-кластерында «Медиапритяжение»нең икенче этабы узачак. Анда проектның барлык җиңүчеләре катнашачак. Алар мәгълүмат-агарту курсын тыңлыйлар һәм конкурс биремнәрен үтиләр.

Катнашу өчен гаризаларны 5 марттан 20 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Моның өчен «Беренчеләр хәрәкәте» РДДМ платформасында теркәлергә, «ВКонтакте» социаль челтәрендә хәрәкәтнең рәсми төркеменә һәм мәгълүмат-медиа юнәлешенең рәсми төркеменә язылырга, «активлык» бүлегендә гариза тутырырга кирәк.

Гаризалар бирү 2023 елның 5 мартыннан 20 апреленә кадәр дәвам итә.
Форматы дистанцион.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев