Мәдәни көндәлек
Татар мәдәниятенә кагылышлы яңалыклар.
ТАССР киносы тарихы
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татаркино» оешмасы фильм төшерә. Шушы көннәрдә «Мир» кинотеатрында «ТАССР киносы тарихы» документаль фильмы съемкалары булып узды.
22 гыйнварда Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республикакүләм татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. Анда барлыгы 40 бала катнашкан.
Иң яшь сәяхәтче
Казанда яшәүче 2 яшьлек Радамир Казанбаев, дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь кеше буларак, Россиянең рекордлар китабына кертелгән.
Шәҗәрә китабы
Омскида җирле себер татарларының нәсел шәҗәрәләрен барлау буенча җыен узды. Анда 10 яшьлек Чумаров Альберт исемле (ул үзен Исламетдин дип таныштырды) малай да катнашты. Ул әбисе һәм бабасы ярдәмендә үз гаиләсенең шәҗәрә китабын төзегән.
Тел - халык күңеленең кыңгыравы
Ачык университет
«Ачык университет» проекты кысаларында әзерләнгән «Заманча татар мәдәнияте» курсын интернет аша узып була. Проектның сайтында мәдәният мәсьәләләренә багышланган тугыз лекция урнаштырылган. Һәрбер дәрес мәдәниятнең бер тармагына багышланган: музыка, кино, бию, әдәбият, архитектура, театр.
Чемпионнар Казанда
31нче март көнне Казанда «Чемпионнар боз өстендә» дип аталган шоу программа оештырыла. «Татнефть-Арена»да узачак тамашада үзебезнең татар кызлары, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, Камилә Вәлиевалар да чыгыш ясар, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев