Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәскәү татарларының Аулак өй уздыру серләре

Мәскәү оешмасы уздыра торган Аулак өй мәҗлесләренең сере нәрсәдә икән соң?

Татар халкында “Аулак өй” уздыру гадәтенең килеп чыгу тарихы һәм аның мәгънәсе белән якынрак танышып китик. Иң баштан “Аулак” сүзе башкорт теленнән килеп чыккан. Шуннан соң “Аулаҡ өй” сүзе башкорт, татар һәм удмурт телләрендә яшьләрнең бергә җыелып ниндидер күмәк эш башкару яисә бәйрәм итү мәгънәсендә кулланыла башлаган. Тарихи чыганакларга күз салсак, бу сүз танышу, аралашу һәм кызыклы уеннар үткәрү максаты белән билгеле бер йортта җыелышу дигәнне аңлата.

“Аулак өй”гә чакыру татар халкының бер матур йоласы булып тора. Ул авылларда барлыкка килгән. Бу йолада гадәттә яшьләр катнашкан. Кыш көне ул йортта, ә җәйге вакытта саф һавада уздырылган. Ләкин, күбесенч, бу йола көзге һәм кышкы көннәрдә өйдә әти-әниләр булмаган вакытта яшьләр тарафыннан үткәрелгән. Гадәттә ул олы әбиләр, тәҗрибәле хатыннар яисә Ак бикәләр карамагында узган.“Аулак өй” кичәсенә яшь кызлар күчтәнәчләр, төрле тәм-томнар алып килә торган булганнар. Җыелган аш-су әйберләреннән кызлар коймак, ботка, кабартма, бәлеш һәм башка сый-хөрмәт әзерләгәннәр.

Башта “Аулак өй” йоласында 14-18 яшьлек кызлар катнаша торган булган. Биредә алар төрле кул эшләре, бәйләү, кием тегүләр белән шөгыльләнгән. Ә соңрак кичәләргә яшь ир-егетләрне дә чакыра башлаганнар. Аулак өйгә килгән яшьләр бер-берсе белән аралашканнар, яңалары белән танышып, аларның нәрсәдә сәләтле булуларын ачыклаганнар. Шул исәптән, кызыклы уеннарда катнашканнар, татар җырларын җырлаганнар, милли уен коралларында уйнаганнар һәм халык биюләрен биегәннәр. Егетләрнең гармун һәм курайда, ә кызларның думбра һәм кубызда татар халкының моңлы көйләрен башкарулары бу кичәләрнең аеруча үзенчәлекле моменты булып торган. Гадәттә, “Аулак өй” йоласы караңгы кичкә хәтле сузыла торган булган.

Аулак өй кичәләрендәге уеннар яшьләргә бер-берсе белән яхшырак танышу өчен аеруча мөһим роль үтәгән. Әлеге уеннардан түбәндәгеләрне әйтеп китәргә була: “Күз бәйләш”, “Йөзек салу”, “Көйсез кияү”, “Йолдыз санау”, “Күгәрчен ашату” һәм башкалары. Уенда җиңелгәннәргә билгеле бер җәза бирелгән: җыр башкару, биеп күрсәтү, берәр төрле хайван тавышын чыгару, пич агарту, хуҗалыктагы төрлекнең баш исәбен санау, чишмәдән су алып кайту. Шундый Аулак өй кичәләре яшь парларның бер-берсенә гашыйк булып, еш кына яңа гаилә коруларына сәбәп булган.

Ә хәзер тарихи истәлекләрдән арынып, безнең заман кысаларына әйләнеп кайттыйк... Кызганычка каршы, бүгенге көндә татар халкында “Аулак өй” кичләре уздыру бик сирәк күренеш. Анысы да бары тик шәһәрләрдән ерак урнашкан авылларда яисә милли бәйрәмнәр вакытында булырга мөмкин. Шуңа да илебезнең башкаласы Мәскәү кебек зур шәһәрдә бу милли татар йоласының заманчалашкан формада яшәве, сакланып килүе, әлбәттә, ис китәрлек, үзенчәлекле күренеш! Чөнки Мәскәүдә генә түгел, хәтта Казанның үзендә кызыклы итеп татарча Аулак өй кичләрен уздыра белү серләре һәркемгә билгеле түгел шул. Тик бу сергә Мәскәүдәге “Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы”  оешмасы күптән төшенгән. Шуңа да бик еш үзенең “Татарлар штабы” йортында шаулатып-гөрләтеп күңелле Аулак өй кичләрен уздыра. Бүгенге көндә бу оешмага килүче татарлар саны көннән-көн күбәя. Бигрәк тә алар арасында яшьләрнең саны арта баруы шатландыра.

“Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев әйтүенчә, Штабның иң алдынгы максаты һәм бурычы -  татар телен һәм мәдәниятен саклап калу! Шул исәптән, Мәскәү шәһәрендә яшәүче татар һәм башкорт яшьләрендә туган телгә, халкына, милли гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт уяту. Әлбәттә, моны булдыру өчен яшьләргә хәзердән үк дөрес тәрбия биреп әзерләргә, алар белән татар халкы рухында аралашырга, тарихы белән таныштырырга, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын аңлатырга, туган телнең матурлыгын һәм кыйммәтен җиткерергә кирәк! Нәкъ менә шундый чаралар уздыру,  яшьләрне бергә җыеп Аулак өй кичләрен үткәрү татарлар Штабына бу максатка ирешергә ярдәм итә.

Мәскәү оешмасы уздыра торган Аулак өй мәҗлесләренең сере нәрсәдә икән соң? Гадәттә, Аулак өй кичәсенә килгән яшьләр берничә сәгатькә Штабның җылы мохитенә күмелеп, туган якларына кайтып килгән кебек булалар. Монда алар татар һәм башкорт активистлары белән танышалар, үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар алалар, туган телләрендә аралашалар, тәмле милли ризыклар белән сыйланалар, уеннар уйныйлар һәм, әлбәттә, Штабның матур гадәте буенча гармун аккомпонементына татар җырларын башкаралар. Гармунның матур бию көйләрен ишетүгә бирегә беренче мәртәбә килгәннәр дә оялуларын онытып, рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар.  Гомумән әйткәндә, мондагы Аулак өй кичәләреннән барлык кунаклар һәрвакыт бик канәгать кала. Шуңа да күпчелек татар яшьләре оешманың башка мәҗлесләренә дә килергә теләкләрен белдерәләр. Чөнки татарлар Штабындагы җылы мохит, өстәлдәге сый-хөрмәт, мавыктыргыч уеннар, гитара һәм гармун яңгыравындагы татар җырлары күңелгә бик якын булган үзенчәлекле кәеф тудыра һәм барлык килүчеләрне бер-берсе белән берләштерә, туганлаштыра сыман! Менә шулай бер килүдә, бер күрүдә үк үзенә гашыйк итә ул татарлар Штабы!

 Лилия Галимова, “Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының матбугат үзәге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев