Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәпләрдә «Россия - мои горизонты» дигән профориентация дәресләре башлана

Бу дәресләр 6-11 сыйныф укучылары өчен атна саен пәнҗешәмбе көнне узачак.

7нче сентябрь көнне Россиянең барлык мәктәпләрендә "Россия - мои горизонты" дигән профориентация курсының беренче дәресе узачак.

Атна саен пәнҗешәмбе көнне узачак бу дәресләрдә 6-11 сыйныф укучылары төрле һөнәрләр белән танышачаклар, Россиянең фән һәм технология өлкәсендәге казанышлары, бүгенге хезмәт базары, перспективалы һөнәрләр һәм белгечлекләр турында беләчәкләр.

"Россия - мои горизонты" курсы 34 дәресне үз эченә ала. Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләренә яраклаштырылган. 

Беренче дәрестә укучылар кеше тормышында һөнәрнең мөһимлеге, Россия икътисадының тармаклары, төрле һөнәрләр өчен кирәкле күнекмәләр турында беләчәкләр.

"Россия - мои горизонты" курсының программасы һәм материаллары "Киләчәккә билет" проектының мәгълүмат ресурсларында бар - profmin.bvbinfo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев