Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәпләрдә «Безнең төбәк тарихы»н укыта башлаячаклар

Дәресләр 2025 елның 1нче сентябреннән 5-7 сыйныфлар өчен кертелә.

2025 елның 1нче сентябреннән 5-7 сыйныфларның тарих дәресләренә «Безнең төбәк тарихы» дигән модуль өстәлә. 

«Безнең төбәк тарихы» курсы Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре турында булачак дип фаразлана. Укучыларга Россиядә яшәүче халыклар мәдәниятенең күптөрлелеге, аларның традицияләре, милләтара һәм динара татулык һ.б. турында сөйләячәкләр.

Болар барысы да милли һәм этник кыйммәтләргә, дини хисләргә, РФ Дәүләт символларын хөрмәт итүгә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итәр дип көтелә.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев