Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәп укучылары өчен яңа «Ачык дәресләр» үткәреләчәк

2022/23 уку елында «Ачык дәресләр»нең яңа сериясе старт ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Беренче дәрес инде 8 сентябрьдә узачак. «Ачык дәресләр» Россия Федерациясенең дәүләт һәм милли бәйрәмнәренә, истәлекле даталарга һәм Россия тарихы һәм мәдәнияте вакыйгаларына багышлана. Яңа уку елында мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган беренче өч дәреснең темалары билгеле инде. 
Проектка 6-11 сыйныф укучылары да кушылыр дип көтелә.
Дәресләрдә корреспондент балалар үз яшьтәшләренә тарихи вакыйгалар турында үтемле тел белән сөйләячәк һәм аларны кызыклы фактлар белән таныштырачак. Ачык дәресләр Россия Мәгариф министрлыгы сайтында трансляцияләнә, барлык теләүчеләр дә аларны Россия Фәннәр академиясенең тәрбия институты (РАО) һәм РФ Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендә карый ала.
Фикер алышына торган темалар буенча видеодәресләр һәм өстәмә материаллар Россия Фәннәр академиясе тәрбия институтының барлык мәгълүмати мәйданчыкларында урнаштырыла. «Ачык дәресләр» бөтенроссия проекты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән РАО тәрбия институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Дәресләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев