Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Җәлил укулары

Ике көн дәвамында - 18-19 сентябрьдә Казанда һәм Чаллыда "Җәлил укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә Татарстаннан һәм чит илләрдән тикшеренүчеләр һәм музей хезмәткәрләре катнаша. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

 "Җәлил укулары" Муса Җәлил музей-фатирының 35 еллыгына һәм Муса Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышлана.

Конференциядә шагыйрь белән язучының әдәби мирасы, музей экспозицияләрендә геройлар язмышы белән бәйле проблемалар каралачак. Конференция 18 сентябрьдә - Татарстан Милли музее филиалы Муса Җәлилнең музей-фатирында, 19 сентябрьдә Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак. 

"Татар-информ" "Җәлил укулары" 2018 елдан Россия күләмендә узарга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев