Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Лапта уены мәктәпләрдә физкультура дәресләрендә өйрәнелә башлаячак

Ел азагына «Физик культура» дәресенең тагын бер модуле эшләнеп бетәчәк – ул лапта уенына багышланган булачак.

Бу тәкъдим Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Спорт министры Олег Матыцин белән очрашуда кертелде. Казанда Россиякүләм мәктәп спорт клублары форумында педагоглар һәм тренерлар министрлар белән очрашты.

Сергей Кравцов сүзләренчә, мәктәпләрдә төрле спорт юнәлешләре буенча секцияләр булдырырга кирәк, шул рәвешле балаларның үзләрен берничә спорт төрендә сынап карау мөмкинлеге булачак.

«Физик культура» дәресләренең эчтәлеге буенча да фикер алышу булды.

Хәзерге вакытта дәресләр 10 модульдән тора, монда йөзү, футбол, хоккей, рэгби, самбо, дзюдо, шахмат та кергән. Быел тагын 7 өстәмә модуль әзерләнгән: бадминтон, фитнес-аэробика, хәрәкәтле шахмат, триатлон, флорбол, җиңел атлетика һәм башкалар.

Киләсе елга скалолазание, биатлон, теннис, роллер-спорт буенча модульләр әзерләнәчәк.

Укытучылар лапта уены буенча да модуль әзерләү тәкъдимен белдерделәр. Министр әлег фикерне хуплады һәм модуль ел азагына кадәр әзер булачак.  

Лапта – туп һәм таяк ярдәмендә төркем белән уйнала торган рус халык уены.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев